news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Кукмарада “Тоннель” операциясендә 22 кагыйдә бозу очрагы теркәлгән

Автоинспекторлар җәяүлеләрнең юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу очракларын һәм башка хокук бозуларны теркәгәннәр.

(Казан, 29 апрель, “Татар-информ”, "Хезмәт даны"). ЮХИДИ хезмәткәрләре Кукмара шәһәренең Ленин урамында “Тоннель” операциясе барышында 22 кагыйдә бозу очрагын теркәгән. Бу хакта Кукмараның "Хезмәт даны" газетасы хәбәр итә.

Автоинспекторлар җәяүлеләрнең юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу очракларын һәм башка хокук бозуларны теркәгәннәр.

Операция барышында 22 юл хәрәкәте кагыйдәләре бозу очрагы ачыкланган, шулар арасында 16 җәяүле юлны тиеш булмаган урыннан кисеп чыккан, 1 машина йөртүче җәяүлегә юл бирмәгән, 3 машина йөрүчегә штраф түләмәгән өчен протокол төзелгән, 2 машина йөртүче башка юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозганнары өчен административ җаваплылыкка тартылган.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot