Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Кукмарада "Тоннель" операциясе вакытында исерек шофер тоткарланган
Ике сәгатьлек операция барышында 60тан артык автомобиль тикшерелгән
(Кукмара, 19 декабрь, "Татар-информ", "Хезмәт даны"). 17 декабрь көнне 13.30 сәгатьтән 15.30 сәгатькә кадәр шәһәрнең үзәк Ленин урамында, машина йөртүчеләр тарафыннан юл йөрү кагыйдәләренең үтәлешен тикшерү максатында, "Тоннель" операциясе үткәрелде, дип яза kukmor-rt.ru сайты.
Операция барышында 60тан артык машина йөртүче тикшерелеп, хокук бозуның 22 очрагы ачыкланды.
Дәүләт автоинспекторлары тарафыннан исереклек билгеләре сизелгән бер шофер һәм машина йөртү хокукыннан азат ителгән килеш руль артына утырган тагын берәү тоткарланды. Моннан тыш 10 шофер дәүләт теркәү билгеләре чиста булмаган өчен административ җаваплылыкка тартылды.
Дүрт кеше куркынычсызлык каешын такмаган, ә бер кагыйдә бозу иминиятләштерү белән бәйле иде. Рейд барышында документлары булмаган шофер да ачыкланды. Ике машина йөртүчегә тышкы ут приборларын дөрес кулланмаган, ә ике шоферга автомобильләре төзек булмаган өчен штраф салынды.
Ике транспорт чарасы махсус стоянкага озатылды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз