news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Кукмарада "Тоннель" операциясе үтте

Рейд вакытында бер исерек шофер ачыкланды

(Кукмара, 1 апрель, "Татар-информ", "Хезмәт даны"). Кукмара районының юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе хезмәткәрләре "Тоннель" операциясе үткәрделәр, дип яза kukmor-rt.ru сайты.

Анда инспекторлар юл йөрү кагыйдәләрен үтәмәүчеләрне, төрле административ хокук бозулар өчен штрафларын түләми йөрүче шоферларны ачыкладылар.

Нәтиҗәдә ике сәгать эчендә 9 шоферга беркетмә төзелде. Юл йөрү кагыйдәләрен санга сукмаучы шоферларның берсе исерткеч эчемлекләр кулланган хәлдә иде. ЮХИДИ башлыгы Фирдүс Фәхретдинов сүзләренә караганда, мондый төр рейдлар киләчәктә дә дәвам итәчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot