news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Кукмарада "Тоннель" операциясе үткәрелде

Операция барышында хокук бозуның 21 очрагы ачыкланды.

Кукмарада "Тоннель" операциясе үткәрелде
kukmor-rt.ru

(Кукмара, 29 гыйнвар, "Татар-информ", "Хезмәт даны"). 25 гыйнвар көнне 5.00 сәгатьтән 7.00 сәгатькә кадәр Ворошилов урамы, район үзәк дәваханәсе янында, машина йөртүчеләр тарафыннан юл йөрү кагыйдәләренең үтәлешен тикшерү максатында, "Тоннель" операциясе үткәрелде, дип яза kukmor-rt.ruсайты.

Операция барышында хокук бозуның 21 очрагы ачыкланды. Дәүләт автоинспекторлары тарафыннан тугыз шофер дәүләт теркәү билгеләре чиста булмаган өчен административ җаваплылыкка тартылды. Дүрт машина йөртүчегә автомобильләре төзек булмаган өчен штраф салынды. Сигез кеше куркынычсызлык каешын такмаган иде.

news_right_1
news_right_2
news_bot