news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кукмарада “Тоннель” операциясе барышында юл йөрү кагыйдәләре бозуның 14 очрагы теркәлгән

Алар арасында исерткеч эчемлекләр куллану билгеләре булган бер машина йөртүче тоткарланган.

(Кукмара, 26 август, "Татар-информ", "Хезмәт даны"). 25 июль көнне 15.00 сәгатьтән 18.00 сәгатькә кадәр Кукмараның Гөлсем Сөләйманова урамында “Тоннель” профилактик чарасы үткәрелгән. Операциянең максаты - транспорт йөртү таныклыгы булмаган килеш һәм исерткеч эчемлекләр кулланып руль артына утырган машина йөртүчеләрне ачыклау.

-Операция барышында юл йөрү кагыйдәләре бозуның 14 очрагы теркәлде. Алар арасында исерткеч эчемлекләр куллану билгеләре булган бер машина йөртүче тоткарланды, - дип хәбәр итте район ЮХИДИ начальнигы Фирдүс Фәхретдинов. – Алты айлык нәтиҗәләре буенча районда исерек машина йөртүчеләр катнашында өч юл-транспорт һәлакәте булды, аларда ике кешенең гомере өзелде, өч кеше төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100