Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Кукмарада "Тоннель" операциясе барышында кагыйдә бозу очраклары ачыкланган
Ике сәгатьлек операция барышында 60тан артык машина тикшерелде.
(Кукмара, 1 февраль, "Татар-информ", "Хезмәт даны"). 30 гыйнвар көнне, 9.00 сәгатьтән 11.00 сәгатькә кадәр Ленин урамында юл йөрү кагыйдәләренең үтәлешен тикшерү максатында, "Тоннель" операциясе үткәрелде. Кагыйдә бозуның 19 очрагы ачыкланган. Бу хакта kukmor-rt.ru сайты яза.
Операция барышында 60тан артык автомобиль тикшерелгән.
Дәүләт автоинспекторлары тарафыннан исерткеч эчемлек кулланган машина йөртүче тоткарланды. Моннан тыш алты шофер дәүләт теркәү билгеләре чиста булмаган, ике кеше куркынычсызлык каешын эләктермәгән, бер җәяүле юлны тиешсез урыннан чыккан өчен административ җаваплылыкка тартылды. Башка кагыйдә бозуның тугыз очрагы теркәлгән.
Бер транспорт чарасы махсус стоянкага озатылды.
Район ЮХИДИ хезмәте хәбәр итүенчә, мондый тикшерүләр алга таба да дәвам итәчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз