news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Кукмарада әти-әниләр рус теленнән имтихан тапшыра

Бердәм дәүләт имтиханында үзен 15 кеше сынап караячак.

(Кукмара, 7 февраль, "Татар-информ", "Хезмәт даны"). Бүген, 7 февральдә, "Әти-әниләр өчен Бердәм дәүләт имтиханы тапшыру" акциясенә кукмаралылар да кушылачак, дип хәбәр итә районның "Хезмәт даны" газетасы.

Рус теленнән Бердәм дәүләт имтиханы тапшырып карарга 15 әти-әни теләк белдергән.

– Имтихан күппрофильле лицейда үтәчәк, ул 30 минут дәвам итәчәк. БДИда чыгарылыш укучылары өчен билгеләнгән таләпләр куела, – дип хәбәр итте Кукмара районының Бердәм дәүләт имтиханнары буенча муниципаль координаторы Ирина Иванова.

news_right_1
news_right_2
news_bot