news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Кукмарада терроризмга каршы көрәш турында сөйләшү узган

Утырышка авыл җирлеге башлыклары, белем бирү учреждениеләре җитәкчеләре чакырылган.

(Казан, 10 декабрь, "Татар-информ", "Хезмәт даны"). Кукмара район Советында узган утырышта Яңа ел һәм Раштуа бәйрәмнәрен, укучыларның кышкы каникуллары чорында җәмәгать куркынычсызлыгын тәэмин итү, Лубян, Зур Кукмара, Поч.Кучук авыл җирлекләрендә терроризм һәм экстремизмны кисәтү буенча башкарылган эш нәтиҗәләре һәм башка мәсьәләләр каралды, дип яза kukmor-rt.ru сайты.

Шулай ук комиссия утырышлары карарларының үтәлешен, дини һәм иҗтимагый оешмалар белән хезмәттәшлек советының эшенә анализ ясалды.

news_right_1
news_right_2
news_bot