news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кукмарада үтерү белән янау очраклары арткан

Туган, хатын, ир дип тормыйлар монда...

 (Казан, 24 апрель, “Татар-информ”). 12-18 апрельдә Кукмара районы эчке эшләр бүлегенең дежур частенда 86 гариза һәм хәбәр алынган, шуларның 6сы җинаятьләр нисбәтендә.

Янил авылының 57 яшьлек кешесе үзенең кыз туганына үтерү белән яный. Төнге сәгать 12ләр тирәсендә Кукмарада яшәүчеләрдән 44 яшьлек хатын-кыз үзенең язылышмыйча яшәүче ирен пычак белән яралый, 44 яшьлек ир-ат хатынына үтерү белән яный.

Төрле хокук бозулар өчен 100 кеше административ җаваплылыкка тартылган, дип белдерә “Хезмәт даны” газетасы.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100