news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Кукмарада Татарстан парламентының законлылык һәм хокук тәртибе комитеты утырыш үткәрә

Күчмә утырышта 7 мәсьәлә каралачак.

(Казан, 10 апрель, “Татар-информ”, Лилия Локманова). 11 апрель көнне Татарстан Дәүләт Советының законлылык һәм хокук тәртибе комитеты Кукмара районында күчмә утырыш уздыра. Көн тәртибенә 7 мәсьәлә, шул исәптән, федераль закон проектлары да чыгарылачак.

Контроль сорау буларак, депутатлар Татарстанның җирле үзидарә органнарына аерым дәүләт вәкаләтләре бирү турындагы законның үтәлешен караячак.

Шулай ук, “Татарстан республикасының иҗтимагый палатасы турында”гы 320-5 нче номерлы закон проекты хакныда, 2017 елның беренче кварталында Татарстан Республикасы Дәүләт Советының закон проектларының якынча планын үтәү турында да мәгълүмат ишетергә мөмкин булчак. Моннан тыш, республиканың берничә закон проектларынак агылышлы үзгәрешләр кертү буенча да фикер алышачаклар.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot