Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Кукмарада Татарстан халыкларының өченче корылтаенда катнашу өчен делегатлар сайланды
Утырышта Татарстан Дәүләт Советы рәисе урынбасары Римма Ратникова катнашты.
(Кукмара, 22 март, “Татар-информ”, “Хезмәт даны”, Гөлгенә Шәрипова). 22 апрельдә башкалабыз Казанда Татарстан халыкларының 3 корылтае үткәреләчәк. Аңа әзерлек уңаеннан Кукмара районы иҗтимагый советының республикада дәүләт милли сәясәт концепциясен тормышка ашыру сораулары буенча киңәйтелгән утырышы үткәрелде. Анда шулай ук корылтайга делегатлар да сайланды, дип яза kukmor-rt.ru сайты.
Утырышта Татарстан Дәүләт Советы рәисе урынбасары Римма Ратникова катнашты һәм республикабызның милләтара һәм конфессияара мөнәсәбәтләрне ныгытуга юнәлдерелгән сәясәте белән таныштырды:
- Татарстанда 170 милләт вәкилләре яши. Аларның һәркайсының диненә, мәдәниятенә, гореф-гадәт һәм йолаларына хөрмәт белән карау республика үсешенең төп нигезен тәшкил итә. Бу халыкларның барысы өчен дә милли мәктәпләр ачу, аларны үз телләрендә укыту мөмкин булмаса да, аларның үзаңнарын үстерү, тарихларын барлау, милли традицияләрен саклау, бәйрәмнәр үткәрү өчен барлык шартлар да бар. Гаиләләрендә балалары белән ана телендә аралашсалар, яшь буынның да милли җанлы булып үсәчәгенә шик юк, - диде ул чыгышында. – Әлбәттә, күпмилләтле җирлектә халыклар арасында низаг, аңлашылмаучылыклар китереп чыгару бик җиңел. Шуны булдырмас өчен республикабыз җитәкчелеге күпгасырлык мәдәни һәм рухи мираска сак мөнәсәбәт белән, традицион әхлакый кыйммәтләргә таянып эш итә. Бер-беребезне яратсак, хөрмәт итсәк, аралашып, ярдәмләшеп яшәсәк кенә эшебез алга барыр, Татарстаныбыз чәчәк атыр.
Ә 52 меңгә якын кеше яшәгән Кукмара районында халыкның 78,6 процентын татарлар, 14 процентын удмуртлар, 5,3 процентын руслар, 1,5 процентын марилар, калганын башка төр милләтләр тәшкил итә. Шөкер, дус-тату яшибез. Нинди эшкә тотынсак та, без – бергә. Бәйрәмнәр дә уртак. Гореф-гадәтләрне, мәдәни кыйммәтләрне саклап калу, бер милләт вәкилләрен берләштерү максатында районыбызда удмурт, мари, керәшен, рус халыкларының милли-мәдәни автономияләре оешты. Бөтендөнья татар конгрессының Кукмара бүлеге, “Ак калфак” татар хатын-кызлары җәмгыяте дә үз эшчәнлеген уңышлы алып бара, берсеннән-берсе кызыклы чаралар оештыра. Әлеге оешма җитәкчеләре дә башкарган эшләренә хисап тоттылар. Сүз дә юк, районның мәгариф, мәдәният һәм башка тармакларында милли сәясәтне тормышка ашыру буенча зур күләмле чаралар үткәрелә, аларның барысын да сөйләп-язып бетерү мөмкин түгел. Әмма проблемаларга да күз йомып калып булмый. Нигә күпчелек балаларның, шул исәптән, татарларның үз яшьтәшләре белән ана телендә аралашуы кими, яшь буын тәрбия чарасының иң көчлесе булган китап укудан бизә бара, татар авылларында эчүчелек тамыр җәя, шуның нигезендә җинаятьләр кылына, үз балаларын ташлап китүче әти-әниләр арта. Моны тормыш авырлыгы белән бәйләп күрсәтергә тырышучылар да бар, әмма сугыш вакытында ач-ялангач килеш тә ялгызы берничә бала үстергән әбиләребез бу адымга бармаган бит. Гореф-гадәтләрнең иң асылы менә кайда!
Бөтендөнья татар конгрессының Кукмара бүлеге җитәкчесе Зөмәрә Җиһаншина үз чыгышында балаларга исем кушу проблемасын да күтәрде. Башка милләт исемнәрен кушарга ярата да соң татар үз баласына! Эрнест, Аделина, Камилла, Земфира дисеңме...
Башка милләтне хөрмәт итү өчен иң элек үз халкыңны яратырга, аның үткәне белән горурланырга кирәктер. Милли үзаңы югары кеше башкаларны да кимсетми, һәр милләтне тигез күрә белә. Апрель аенда булачак корылтай бу мөнәсәбәтләрне тагын да ныгытыр, проблемаларны уртак хәл итәргә мөмкинлек бирер, диелә район хәбәрендә..
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз