Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Кукмарада Татарстан халыклары Ассамблеясы Советының күчмә утырышы үткәрелде
Республикабызда 173 милләт вәкилләре яшәсә, Кукмарада 26 милләт кешеләре дус-тату гомер кичерә
(Кукмара, 12 сентябрь, "Татар-информ". "Хезмәт даны"). Бүген Кукмарада Татарстан халыклары Ассамблеясы Советының күчмә утырышы үткәрелде. Анда муниципаль районнарның Башкарма комитет җитәкчеләре урынбасарлары, Ассамблея вәкиллекләре һәм филиаллары, халыклар дуслыгы йортлары, милли-мәдәни автономияләр җитәкчеләре, яшьләр Ассамблеясының яшь лидерлары катнашты, дип яза kukmor-rt.ruсайты.
Кунаклар шәһәребезнең "Йолдызлык" балалар бакчасында, күппрофильле лицей һәм гимназиядә, туган якны өйрәнү музеенда булдылар. Район Мәдәният йортында пленар җыелыш үткәрелде.
Әлеге чарада Татарстан Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.
- Кукмара районында һәр милләтнең үсеше өчен рухи һәм матди база булдырылган. Без моңа бүген тагын бер тапкыр инандык, - дип билгеләп үтте ул үз чыгышында. – Һәр кеше үзенең тарихын, үткәнен, гореф-гадәтләрен, туган телен яхшы белергә тиеш. Шунсыз ул башка милләтләргә дә хөрмәт белән карарга өйрәнми.
Республикабызда 173 милләт вәкилләре яшәсә, Кукмарада 26 милләт кешеләре дус-тату гомер кичерә. Удмурт, рус, мари, керәшен милли-мәдәни автономияләре, "Ак калфак" оешмасы эшчәнлек алып бара. Аларның барысының да максаты – милләтләрнең телен, мәдәни мирасын, динен, гореф-гадәтләрен саклау, аларны киләчәк буынга җиткерү.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз