Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Кукмарада «Татарстан алдындагы казанышлары өчен» орденының күчермәсен урнаштырдылар
Фотографияне Кукмара районы башлыгы инстаграмга куйган.
(Казан, 30 декабрь, «Татар-информ»). Мамадыш ягыннан Кукмарага кергән урында «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» орденының күчермәсе барлыкка килде. Бу хакта инстаграмда үзенең аккаунтында Кукмара районы башлыгы Сергей Димитриев сөйләде.
«Югары бүләкне республика Президенты „терлекчелек өлкәсендә зур казанышлар һәм республиканың социаль-икътисади үсешенә зур өлеш керткән өчен“ биргән», — диде республика җитәкчесе.
Язылучылар моңа уңай бәя биргән, комментарийлар һәм лайклар калдырганнар. «Супер!», «Рәхмәт!», «Булдыргансыз!», Бу идея супер һәм Кукмара хәрефләре дә янып тора», — дип язганнар.
Калганнар исә әлеге конструкциягә вандаллар зыян китерергә мөмкин дип борчылган.
«Ватмасыннар һәм алып кына китмәсеннәр», — дип язган gulshi.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз