Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Кукмарада «Татар малае» бәйгесе узган
Кукмарада «Татар малае» бәйгесе узды. Катнашучылар үзләре белән таныштырды, исемнәренең мәгънәсе, килеп чыгышы, гаилә традицияләре, нәсел шәҗәрәсе турында сөйләде, иҗади номерлар тәкъдим итте һәм зирәклеккә корылган сорауларга җавап бирде. Бу хакта «Хезмәт даны» газетасы хәбәр итте
Бәйге шәһәрнең «Салават күпере» балалар бакчасында үткәрелгән. Анда «Чулпан», «Йолдызлык», «Гөрләвек», «Салават күпере», «Кыңгырау», «Ләйсән», Чишмәбаш авылы балалар бакчаларында тәрбияләнүче балалар көч сынашкан. Чара балаларда туган телгә һәм милли мәдәнияткә мәхәббәт тәрбияләү максатын күздә тоткан.
Конкурс берничә этапта узган. Милли киемнәрдән чыгыш ясаган малайлар иң элек үзләре белән таныштырган: исемнәренең мәгънәсе, килеп чыгышы, гаилә традицияләре, нәсел шәҗәрәсе турында сөйләгән. «Мин сәнгатькә гашыйк» номинациясендә катнашучылар иҗади номерлар тәкъдим иткән: җырлаган, шигырьләр сөйләгән. Алга таба малайлар зирәклеккә корылган сорауларга җавап биргән, яттан догалар сөйләгән, кул эшенә осталыкларын күрсәткән. Биремнәр аларның тапкырлыгын, фикерләү сәләтен, милли кыйммәтләрне белү дәрәҗәсен ачыкларга ярдәм иткән.
«Татар малае» бәйгесе республикабызда милли рухлы, актив, кыю татар малайлары үсеп килүен тагын бер кат раслады, диелә хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз