Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Кукмарада «Татар егете» бәйгесенең сайлап алу турлары була
Ел саен «Татар егете», «Татар кызы» бәйгеләрен уздырырга иганәчеләр булыша.
(Казан, 13 февраль, «Татар-информ»). Бәйгедә 17 яшьтән 25 яшькә кадәр егетләр катнашаячак. Беренче тур 12 февральдә 18.00 сәгатьтә Кукмара районы Күкшел мәдәният йортында була. Икенче тур 13 февральдә кичке сәгать алтыда Түбән Өскебаш мәдәният йортында оештырыла. Шулай ук 18.00 сәгатьтә башлана.
Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, ел саен «Татар егете», «Татар кызы» бәйгеләрен уздырырга иганәчеләр булыша.
«Иң беренче булып төп иганәчеләр Кукмара металл савыт-сабалар заводының KUKMARA фирма кибетләренең җитәкчеләре Айрат Заһидуллин һәм Земфира Заһидуллина (үзе дә район мәдәният йортында оешкан „Ак калфак“ оешмасы әгъзасы) элемтәгә чыгам. Беркайчан да юк димимләр. Киресенчә бик хуплыйлар. Үзләре дә милли җанлы гаилә алар», диелгән хәбәрдә.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз