news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Кукмарада «Тарихта без эзлебез» исемле республика шәҗәрә фестиваленең зона этабы узды

Кукмарада «Тарихта без эзлебез» исемле республика шәҗәрә фестиваленең зона этабы узды
Фото: kukmor-rt.ru

Кукмараның Олыяз мәдәният йортында «Гаилә тарихында гасырлар кайтавазы — Тарихта без эзлебез» исемле республика шәҗәрә фестиваленең зона этабы узды. Анда Әгерҗе, Арча, Кукмара, Менделеевск, Саба районнарыннан һәм Чаллы шәһәреннән килгән гаиләләр үзләренең нәселләрен тәкъдим итте. Бу хакта «Хезмәт даны» хәбәр итә.

Һәр гаиләнең үзенә генә хас тарихы, үткән юлы һәм бүгенгесе бар — алар кабатланмас һәм үзенчәлекле. Бу истәлекләрне тыңлаган саен халкыбызның бай мирасына, тирән тамырлы гореф-гадәтләренә соклану хисе туа. Өстәлләрне бизәгән берсеннән-берсе тәмле, мул ризыклар, күз явын алырлык нәфис кул эшләре исә халкыбызның уңганлыгын, тырышлыгын һәм күңел байлыгын ачык чагылдыра.

Чарада катнашучыларны Татарстан Республикасының Архив эшләре буенча дәүләт комитеты рәисе Гөлнара Габдрахманова, район башлыгы урынбасары Резеда Гаяновалар сәламләде.

«Әлеге фестиваль шәҗәрәләр конкурсы үткәрелә башлаган чорда барлыкка килде. Без бик күп кешеләрнең үз нәселләре белән кызыксынуын күрдек, алар милли ризыклары, киемнәре, тарихи ядкарьләре турында бай мәгълүмат туплады. Гаилә дигән төшенчә үзе үк күпбалалылыкны күз алдында тота. Нәкъ менә шушы фикерләр нигезендә фестиваль туды. Беренче тапкыр ул Кукмарада уздырылган иде, һәм анда катнашкан гаиләләрне без бүген дә җылы хисләр белән искә алабыз. Быел да Кукмара безне бик яхшы шартларда, ачык йөз белән каршы алды, — диде Гөлнара Габдрахманова.

Әлбәттә, чараның үзәгендә — нинди милләттән, диннән булуына карамастан — гаилә тора. Әти-әниләр балаларын яратырга, тәрбияләргә тиеш, ә балалар, үз чиратында, өлкәннәрне хөрмәт итәргә бурычлы.

news_right_1
news_right_2
news_bot