news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Кукмарада такси йөртүчеләрне бердәм тикшерү үткәргәннәр

Инспекторлар автомобильләрнең торышын, документларын һәм пассажирларны йөртү кагыйдәләренең үтәлешен тикшерделәр.

Кукмарада такси йөртүчеләрне бердәм тикшерү үткәргәннәр
kukmor-rt.ru/

(Кукмара, 22 май, "Татар-информ",  "Хезмәт даны"). Кукмарада дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре такси йөртүчеләрне тикшерү буенча рейд үткәргән. Бу турыда kukmor-rt.ru сайты яза.

Инспекторлар автомобильләрнең торышын, документларын һәм пассажирларны йөртү кагыйдәләренең үтәлешен тикшергән.

Профилактик чара барышында түбәндәге хокук бозулар ачыкланган: юл кәгазеннән башка транспорт чарасы белән идарә итү, рейска чыгар алдыннан медицина тикшерүе узу, автомобильнең техник торышына тикшерү үткәрү турындагы таләпләрне бозу, техник яктан төзек булмаган транспорт чарасы белән идарә итү.

news_right_1
news_right_2
news_bot