news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Кукмарада төбәкара конкурс узды

Бәйге киез итек-киез комбинаты оешуга 150 ел тулуга багышланган иде.

(Кукмара, 21 март, "Татар-информ", "Хезмәт даны"). Кукмара балалар сәнгать мәктәбендә тынлы уен коралларының "Язгы фанфара тавышлары" дигән III төбәкара конкурсы үтте, дип яза kukmor-rt.ru сайты.

Чарада Казан, Ижау, Вятка Аланы, Кукмараның яшь талантлары көч сынашты. Жюри составында Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының методик үзәк директоры Татьяна Фель, Россия Федерациясенең атказанган мәдәният хезмәткәре, Вятка Алананы музыка мәктәбе директоры Владимир Трефилов, югары Казан танк училищесы концертмейстеры Рамил Рафиков бар иде. Яшь башкаручылар флейта, саксофон, торба, баритон, кларнет уен коралларында уйнап үзләренең осталыкларын күрсәтте.

картнашучыларга Диплом һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырылды, диелә район хәбәрендә.

news_right_1
news_right_2
news_bot