Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Кукмарада сугыш ветераны Касыйм ага Дәүләтовны Президент Путин котлады
90 яшьлек юбилярга район башлыгы Сергей Димитриев килеп хөрмәт күрсәтте.
(Кукмара, 21 декабрь, "Татар-информ", "Хезмәт даны"). Татарстанның Кукмара район үзәгендә гомер кичерүче ветеран - Бөек Җиңүгә үз өлешен керткән буларак хөрмәткә ия Касыйм Дәүләт улы Дәүләтовка 90 яшь тулды. Юбилярны район башлыгы Сергей Димитриев котлап, Россия Президенты Владимир Путиннан тәбрикнамә, үзеннән Рәхмәт хаты, истәлек бүләге тапшырды. Шулай ук Кукмара районының ветераннар оешмасы рәисе Мияссәр Мансуров, социаль яклау бүлеге хезмәткәрләре дә ветеранны шәхсән котлады, дип яза kukmor-rt.ru сайты.
Касыйм Дәүләтов гомер буе райпода юрист-консульт булып эшли, җәмәгать эшләрендә актив катнаша, озак еллар буе район ветераннар Советы президиумы сәркатибе вазифасын башкара.
Өлкән буын вәкилләре сугыш чоры авырлыкларын ишетеп кенә белмиләр, үзләре кичергәннәр. Касыйм абый да искәрмә түгел. Унҗиде яшендә ул мари урманнарындагы "Суслонгер" лагерена эләккән. Бу лагерьдагы коточкыч шартлар турында әле дә сөйләнә. Анда үткәргән 4 ай эчендә ул ач үлемнең күзенә ничә тапкыр карагандыр. Бу хәлләр аның холкын чыныктырган. Ул хәзер дә чыдамлылык һәм сабырлык үрнәге булып тора.
Ветеран бүген улы һәм кызының, оныкларының кайгыртуын һәм игътибарын, халыкның хаклы рәвештә хөрмәтен тоеп яши. Үзен кирәкле итеп тою – аның өчен зур бәхет, диелә Кукмара районы хәбәрендә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз