news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Кукмарада сугыш ветераннарына Яңа ел бүләкләре өләштеләр

Бүгенге көндә районда 21 сугыш ветераны яши

(Кукмара, 30 декабрь, "Татар-информ", "Хезмәт даны"). Яңа елга аяк басканда район ветераннар советы рәисе Валентин Иванов Кыш бабай һәм Кар кызы белән бергә Бөек Ватан сугышы ветраннарына бүләкләр өләштеләр һәм аларны якынлашып килүче бәйрәмнәр белән котладылар, дип яза kukmor-rt.ru сайты.

Районда барлыгы 21 сугыш ветераны гомер итә.

"Яңа ел алдыннан хөрмәтле өлкәннәребезне күчтәнәчләр белән сөендерәсебез килде, чөнки аларга игътибар кирәк. Ветераннар бүләкләргә бик сөенделәр. Күчтәнәчләр исә иганәчеләр ярдәме белән әзерләнде", - диде Валентин Иванов.

news_right_1
news_right_2
news_bot