news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Кукмарада су белән тәэмин итү проблемалары һәм аны хәл итү турында фикер алыштылар

Бу мәсьәләне хәл итү өчен су белән тәэмин итү объектларын төзү кирәк.

(Кукмара, 3 июль, «Татар-информ», «Хезмәт даны», Ризилә Корбанова). Кукмарада су белән тәэмин итү проблемалары һәм аны хәл итү юллары турында фикер алыштылар, дип яза район газетасы.

Быел, ике ай дәвамында яңгыр яумау һәм көннәр кору тору сәбәпле, сусызлык үзен тагын да ныграк сиздерде. Хәзерге вакытта Кукмара халкын су белән өзлексез тәэмин итү мәсьәләсе аеруча кискен тора. Бу юнәлештә турыдан-туры эшләүче хезмәтләр һәм подрядчы оешма җитәкчеләре белән үткәрелгән киңәшмәдә әлеге проблемалар һәм аларны тиз арада хәл итү юллары турында сөйләштеләр, диелә хәбәрдә.

«Хәзерге вакытта Манзарас авылының Көньяк-6 микрорайонына керүче урамнарда су кертү буенча эш бара, аның гомуми бәясе 70 миллион сумны тәшкил итә. Быел Кукмара шәһәрен су белән тәэмин итү буенча да проект эшләнә. „Нур Баян“ су зонасы территориясендә ике скважина бораулау, су бирүне арттыру һәм өзлексез тәэмин итү өчен өстәмә резервуарлар урнаштыру планлаштырыла. Беренче скважинаны бу көздә үк бораулый башлаячаклар», — диделәр киңәшмәдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot