news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Кукмарада өстәмә белем бирү системасы оешуның 100 еллыгын бәйрәм иттеләр

Анда районда эшләп килүче мәктәпкәчә белем бирүче учреждениеләрдә тәрбияләнүче балалар чыгыш ясады.

(Кукмара, 31 октябрь, "Татар-информ", "Хезмәт даны"). Кукмара районы Мәдәният йортында Россиядә балаларга мәктәпкәчә өстәмә белем бирү системасы оешуның 100 еллыгы уңаеннан бәйрәм үткәрелде, дип яза kukmor-rt.ruсайты.

Анда районда эшләп килүче мәктәпкәчә белем бирүче учреждениеләрдә тәрбияләнүче балалар чыгыш ясады. Тантаналы чарада район башлыгы урынбасары Равия Кәримуллина, район мәгариф идарәсе җитәкчесе Роберт Мансуров һәм башкалар катнашты.

"Бүгенге көндә районда балаларга өстәмә белем бирүче сигез уку йорты нәтиҗәле эшләп килә. Аларда укучыларга буш вакытларын файдалы үткәрү, спорт һәм иҗат белән шөгыльләнү, сәләтләрен үстерү өчен бөтен шартлар да тудырылган", - диде Р.Кәримуллина 

news_right_1
news_right_2
news_bot