news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Кукмарада өстәл теннисы буенча ярышлар чемпион истәлегенә багышланды

Анда 2007 елгы һәм аннан яшьрәк малайлар, 60 яшьлек һәм аннан өлкәнрәк ветераннар катнашты

Кукмарада өстәл теннисы буенча ярышлар чемпион истәлегенә багышланды
kukmor-rt.ru

(Кукмара, 9 ноябрь, "Татар-информ", "Хезмәт даны"). Кукмарада киез итек-киез комбинаты призына өстәл теннисы буенча ярыш узды. Чара республика ярышларында Кукмара районы данын яклаган, өстәл теннисы буенча күп тапкырлар чемпион калган Нуриәхмәт Хәсәнов истәлегенә багышланды. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

"Ярыш район күләмендә үтә. Анда 2007 елгы һәм аннан яшьрәк малайлар, 60 яшьлек һәм аннан өлкәнрәк ветераннар катнаша", - диде оештыручы, спорт ветераны Борис Карпюк.

Ярышларда катнашучыларның берсе теннис белән ярты гасырдан артык мавыга икән.

- Теннисны 1967 елдан башлап уйный башладым һәм бүгенге көнгә кадәр шөгыльләнәм. Бер генә ярышны да калдырмаска тырышам. "Зилант" спорткомплексына атнага өч тапкыр тренировкага киләм, - ди 79 яшьлек кукмаралы Шакир Шәрипов. - Шулай ук мин - чаңгы буенча спорт мастеры. Актив тормыш алып барам, яшьләргә дә шуны телим.

news_right_1
news_right_2
news_bot