news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кукмарада "Созвездие-Йолдызлык" фестиваленең зона этабы өч көн дәвам итәчәк

Анда җиде районнан килгән меңнән артык яшь талант чыгыш ясаячак.

Кукмарада "Созвездие-Йолдызлык" фестиваленең зона этабы өч көн дәвам итәчәк
kukmor-rt.ru/

(Кукмара, 17 март, "Татар-информ", "Хезмәт даны"). Кичә район Мәдәният йортында "Созвездие-Йолдызлык" XIX ачык республика телевизион яшьләр фестиваленең зона этабы башланды.  Алар үз районнарын Казанның "Уникс" күңел ачу комплексында тәкъдим итү өчен көч сынаша. Фестиваль Кукмарада өч көн дәвам итәчәк. Бу турыда kukmor-rt.ru сайтында хәбәр ителә.

Анда Кукмара, Әтнә, Арча, Балтач, Биектау, Саба, Теләче районнарыннан килгән меңнән артык яшь талант катнаша.

Фестивальнең ачылу тантанасында кунакларны район башлыгы исеменнән аның урынбасары Равия Каримуллина сәламләп, матурлык һәм сәнгать бәйрәме белән тәбрикләде. Шулай ук ул "Созвездие-Йолдызлык" республика фестивале хәрәкәте продюсеры Дмитрий Тумановка рәхмәт сүзләрен ирештерде.

- Конкурс үз тирәсенә талантлы балаларны җыя һәм аларга үзләрен күрсәтергә, алга таба да үсәргә, яңа дуслар табарга зур мөмкинлекләр ача, - диде ул. – Бәйрәмне ел саен үткәрү безнең гореф-гадәтләрне генә саклап калмый, ә балалар һәи мәдәният учреждениеләрен яңа талантлар беләнтагын да тулыландыра.

Чарада катнашучыларны сәнгать бәйрәме белән фестивальнең жюри рәисе, Россиянең халык артисты Зилә Сөнгатуллина да тәбрикләде.

- Яз җитү белән безнең фестиваль бар Татарстанны колачлап ала, ул тормышыбызның бизәге булып хезмәт итә. Балалар, без сезне яратабыз, уңышлар телибез, - диде ул.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100