news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Кукмарада социаль ипотека программасы буенча күпфатирлы йорт төзелә башлады

Йортны 2019 елның азагында куллануга тапшыру планлаштырыла.

Кукмарада социаль ипотека программасы буенча күпфатирлы йорт төзелә башлады
kukmor-rt.ru

(Кукмара, 11 апрель, "Татар-информ", "Хезмәт даны"). Кукмара шәһәренең Гафиатуллин урамында 21 фатирлы йорт төзү башланды. Бу хакта Татарстан Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды хәбәр итә, дип яза район газетасы.

Бер подъездлы өч катлы торак йорт социаль ипотека программасы төзелә. Йортны 2019 елның азагында куллануга тапшыру планлаштырыла.

Йорт төзелешенең инвесторы - Татарстан Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды. Техник заказчысы – "Татарстан Республикасының баш инвестиция-төзелеш идарәсе" дәүләт казна учреждениесе, подрядчысы – "Домострой" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять.

news_right_1
news_right_2
news_bot