news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кукмарада сноуборд сатып алырга уйлаган ир-атны мошенниклар алдаган

Әлеге факт буенча тикшерү эшләре бара.

(Кукмара, 3 апрель, "Татар-информ", "Хезмәт даны").  Кукмарада сноуборд сатып алырга уйлаган 34 яшьлек ир-ат мошенниклар тозагына эләккән. Бу турыда kukmor-rt.ru сайтында хәбәр ителә.

Зыян күрүче товар белән кызыксынып, сатучы белән элемтәгә керә. Шуннан соң әңгәмәдәшенең исә-хисап счетына 6800 сум акча күчерә, әмма аңа товар килми.

Район эчке эшләр бүлегеннән алынган башлангыч мәгълүматлар буенча, 34 яшьлек кукмаралы мошенниклардан зыян күрүе турында хәбәр иткән. Ул билгесез хатын-кыз "Авито" сайтына сноуборд сатуы турында белдерү урнаштырганын әйткән.

Әлеге факт буенча тикшерү эшләре бара.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100