Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Кукмарада шикәр диабетын профилактикалау турында сөйләштеләр

Бөтендөнья шикәр диабеты белән көрәш көне айлыгы кысаларында Кукмара Мәдәният йортында авыруны профилактикалауга багышланган чара узды. Бу хакта «Хезмәт даны» хәбәр итә.
«Мондый чара сезнең районда беренче тапкыр үткәрелә. Килүебезнең максаты - диабетның куркыныч факторларын һәм яшерен симптомнарын ачыклау. Бу - нәселдәнлек, калкансыман биз авыруы, симерү. Пациентлар гликированлы гемоглобин ачыклау өчен кан анализы тапшыралар. Без шуның нәтиҗәсендә шикәр диабеты булу куркынычын тикшерәчәкбез», - дип сөйләде «Диабетны җиңәчәкбез» Халыкара хәйрия фонды президенты Лилия Әмирҗанова.
Чарага «САЛАМАТ+» иҗтимагый сәламәтлек үзәге, «Диабетны җиңәчәкбез» Халыкара хәйрия фонды вәкилләре, республика клиник дәваханәсенең югары класслы белгечләре – эндокринолог, диетолог, медик-социаль экспертиза белгече һәм башкалар чакырылган иде. Алар белән очрашуга мәктәп укучыларыннан алып пенсионерларга кадәр төрле буын кешеләре килде.
Күбесенең шикәр диабеты авыруы белән очрашканы бар, кемдер профилактика өчен тикшеренү узды.
«2005 елда миңа икенче дәрәҗә шикәр диабеты диагнозы куелды. Операциядән соң эндокрин системасы эшендә авырлыклар туды, шуңа күрә авыруның ничек үсүен белергә, шулай ук белгечләрдән консультация алырга килдем», - дип сөйләде Зур Сәрдектән Фәридә Закирова.
Табиблар җирле халык белән шикәр диабетына каршы ничек көрәшергә: профилактика, туклану һәм яшәү рәвеше турында сөйләштеләр. Чарада катнашучылар белгечләрнең лекцияләрен тыңлады һәм үзләрен кызыксындырган сорауларны бирде.
Кукмара үзәк дәваханәсенең баш табибы Вадим Рәхмәтуллин сүзләренчә, районда шикәр диабеты диагнозы куелган 1526 кеше исәптә тора.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз