news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Кукмарада шагыйрә Мәгъмүрә Мәрданованың китабы тәкъдим ителде

Иҗат бәйрәмендә әдәбият-сәнгать сөючеләр катнашты.

(Казан, 24 ноябрь, Кукмара, "Татар-информ", "Хезмәт даны", Алсу Идрисова). Кукмара үзәк китапханәсендә "Салават күпере" иҗат берләшмәсенең чираттагы утырышы үтте, дип хәбәр итә kukmor-rt.ru сайты.

Анда әдәбият-сәнгать сөючеләр җыйналган иде. Утырышта һәвәскәр шагыйрә Мәгъмүрә ханым Мәрданованың "Мизгел" дигән китабы тәкъдим ителде. Әлеге китапта язучының 80нән артык шигырь һәм хикәясе урын алган. Кичә язучының шигырьләрен уку, тәбрикләүләр, хатирәләр уртаклашу белән үрелеп барды. Мәгъмүрә апаның "Кайттым әле тагын сагынып" дигән шигыренә райондашыбыз, композитор Илгиз Зарипов көй язган. Җырны район Мәдәният йорты хезмәткәре Римма Сәлахетдинова башкарды. Иҗат бәйрәмен китапханәче Лилия Саттарова алып барды.

news_right_1
news_right_2
news_bot