news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кукмарада шәҗәрәләр бәйгесенә төрле районнан гаилә тарихларын тәкъдим иттеләр

Җиңүче гаиләләр бүләкләнде.

Кукмарада  шәҗәрәләр бәйгесенә төрле районнан гаилә тарихларын тәкъдим иттеләр
kukmor-rt.ru/

(Кукмара, 21 ноябрь, "Татар-информ", "Хезмәт даны"). Кукмарада "Без тарихта эзлебез" шәҗәрәләр бәйгесенең зона этабы узды. Анда Әгерҗе, Арча, Саба, Әтнә, Биектау, Мамадыш, Питрәч, Теләче, Балтач һәм Кукмара районы вәкилләре үзләренең гаилә тарихларын тәкъдим итте. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Мәдәният йорты фойесында гаиләләр тарафыннан яратып әзерләнә торган сый-нигъмәтләр һәм нәсел агач – шәҗәрәләр урын алган иде. Сәхнәдә исә гаилә тарихларының иҗади презентациясе күрсәтелде.

Конкурс нәтиҗәләре буенча зона этабында Кукмарадан Мансуровлар гаиләсе җиңүче булып танылды. Икенче урынны Сабадан Зариповлар гаиләсе алды. Өченче урынны исә Арчадан Вафиннар, Балтачтан Фәизовлар гаиләләре бүлеште.

Җиңүчеләргә бүләкләрне Татарстан Архив эшләре буенча дәүләт комитеты рәисе Гөлнара Габдрахманова, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Римма Ратникова, район башлыгы урынбасары Равия Кәримуллина тапшырды.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100