news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кукмарада "Сак булыгыз: мошенниклар" акциясе дәвам итә

Халык аеруча күп йөри торган урыннарга мәгълүмати язулар ябыштырылды.

(Кукмара, 29 март, "Татар-информ", "Хезмәт даны"). Кукмара районы эчке эшләр бүлегендә Хокук университетының "Социаль мошенниклыкны кисәтү" дигән темага утырышы узды, дип яза kukmor-rt.ru сайты.

Полициянең балигъ булмаганнар белән эшләү бүлеге инспекторы Рөстәм Нуриев "Форпост" оешмасы егет-кызларына алдау юлы белән акча үзләштерүчеләр хакында сөйләде, мисаллар китерде. "Сак булыгыз: мошенниклар" акциясе кысаларында халык аеруча күп йөри торган урыннарга мәгълүмати язулар ябыштырылды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100