news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Кукмарада шәһәр көнен бәйрәм итү программасы тәкъдим ителде

29 августта Кукмараның Киндеркүл аланында Шәһәр көнен узачак. «Кукмара хезмәте белән матур һәм данлы!» программасы районның 95 еллык юбилеена һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгын бәйрәм итүгә багышлана. Бу хакта «Хезмәт даны» яза.

17:00–21:00 сәгатьләрдә — «Кукмара һәркемгә якын» тематик мәйданчыклары эше: «Кукмара Җиңү өчен»;

— «Кукмара авыллар өчен»;

— «Кукмара иҗат өчен»;

— «Кукмара балачак өчен»;

— «Кукмара яшьләр өчен»;

— «Кукмара сәламәт яшәү рәвеше өчен;

— «Кукмара буыннар зирәклеге өчен».

Кече сәхнә: 17:00–19:00 сәгатьләрдә — «Кукмараның кечкенә чибәре» район бәйгесе; 19:00–21:00 сәгатьләрдә — яшь башкаручылар һәм «Строго по центру» төркеме концерты, Аурэлио Морэтадан этник музыка.

Үзәк сәхнә: 18:00–19:00 сәгатьтә — район үзешчәннәренең «Сиңа багышлыйбыз, Кукмарам» дигән концерты;

19:00–20:00 сәгатьтә — бәйрәмнең рәсми ачылышы, бүләкләү;

20:00–21:30 сәгатьләрдә — Татарстанның атказанган артисты Фирдүс Тямаев концерты;

21:30–22:30 сәгатьтә — «Вирус» поп-төркеме, Россия эстрадасы йолдызлары концерты;

22:30–23:00 сәгатьтә — дискотека.

Мәйдан: 17:00–23:00 сәгатьләрдә — сәүдә зонасы.

news_right_1
news_right_2
news_bot