news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кукмарада Сабантуй батырына беренче тапкыр тәкә белән ат бирәчәкләр

Сабантуй бәйрәме 13 июнь көнне Киндеркүл авылы янындагы аланда узачак.

Кукмарада Сабантуй батырына беренче тапкыр тәкә белән ат бирәчәкләр

(Казан, 11 июнь, «Татар-информ»). Кукмарада Сабантуй бәйрәменең абсолют батырына беренче тапкыр тәкә белән ат бирәчәкләр. Сабантуй бәйрәме 13 июнь көнне Киндеркүл авылы янындагы аланда узачак.

Кукмара районы башкарма комитеты җитәкчесенең социаль сораулар буенча урынбасары Айгөл Әхмәтшина сүзләренчә, мәйданда ир-атлар гына көч сынашып калмый — хатын-кызлар һәм яшүсмерләр өчен дә ярыш узачак.

Аннан кала мәйданда милли стильдә бизәлгән ишегаллары була. Бәйрәмнең тагын бер үзенчәлеге — танышу клубы оештырган «Димче почмагы».

«Демографияне үстерү бик актуаль мәсьәлә булганга, яшьләр өчен махсус кавышу почмагы эшләячәк», — дип сөйләде җитәкче урынбасары.

Концертның хедлайнеры — Салават Фәтхетдинов укучысы Рифат Зарипов. Концертта шулай ук районның үзешчән коллективлары һәм «Созвездие-Йолдызлык» фестивале лауреатлары катнашачак.

Бәйрәм иртәнге 10:00 сәгатьтә башлана. Сабантуй көнне автобуслар махсус маршрут буенча йөриячәк. Җиде рейс «Тимер юл вокзалы — Киндеркүл» маршрутына чыгачак. Аларның беренчесе тимер юл вокзалыннан 9.50 сәгатьтә кузгалачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100