news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Кукмарада Сабан туе – 2025: Гүзәл Уразова чыгышы, ат чабышлары, милли уеннар

Кукмарада Сабан туе – 2025: Гүзәл Уразова чыгышы, ат чабышлары, милли уеннар
Фото: Фәнил Мәрсетдинов

Кукмарада Сабан туе 8 июньдә Киндеркүл авылы янындагы тугайда оештырыла. Бу хакта «Хезмәт даны» сайтында Эльвира Иванова хәбәр итә.

Программада Сабантуйны ачу тантанасы: театральләштерелгән кереш өлеш, кыр батырларын, алдынгыларны бүләкләү, балалар көрәше, балалар уеннары, балалар анимациясе зонасы эшчәнлеге (балалар өчен күмәк уеннар, аквагрим һәм башкалар, Татарстанның атказанган һәм халык артисты Гүзәл Уразованың иҗат төркеме чыгышы каралган.

Ир-егетләр көрәше, волейбол ярышы (махсус мәйданда), шахматчылар ярышы (махсус өстәлдә), шашка ярышы, аркан тарту, өч категориядә кул көрәштерү, йөгерешчеләр ярышы (ат чабышы урынында) була.

Махсус мәйданда: атлар чабышы: гади атлар, токымлы атлар (14.00 сәгатьтә), «Аударыш» ат өстендә көрәшү тамашасы (15.00 сәгатьтә), халык уеннары (12.00 сәгатьтә), аякка капчык киеп йөгерү һ.б. ярышлар планлаштырылган.

news_right_1
news_right_2
news_bot