news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кукмарада сәяхәтче, Рус географик җәмгыяте әгъзасы булды

Иван Ширяев сүзләренә караганда, ул инде җиде ел сәяхәт итә.

Кукмарада сәяхәтче, Рус географик җәмгыяте әгъзасы булды
Хезмәт даны

(Кукмара, 5 июль, "Татар-информ", "Хезмәт даны", Алсу Гатауллина). Кукмарада сәяхәтче, Рус географик җәмгыяте әгъзасы Иван Ширяев булды. Кукмарага ул үзенең “Кореядән Карелиягә кадәр” проекты кысаларында килде. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Иван Ширяев Кукмара төбәк өйрәнү музеенда, киез итек-киез комбинатында булды. Алга таба ул Арча һәм Иннополиска, Норильск шәһәренә юл тотачак.

-Барлык шәһәрләрдә дә мин башлыча янгын-коткару частьләрендә кунам. Анда бик яхшы егетләр эшли. Бервакыт тау елгасында чак кына батып үлми калдым. Ул вакытта мине Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре коткарды. Алар мине частькә алып кайттылар. Шуннан бирле мин аларда тукталам, - дип сөйли сәяхәтче. – Сәяхәтләр өчен чыгымнар беренче карашка гына күп кебек күренә. Акчаны мин башлыча туклану, юлда очраган машиналарга һәм элемтә челтәре өчен тотам.

Иван Ширяев сүзләренә караганда, ул инде җиде ел сәяхәт итә. Алдан маршрут төзи, Википедиядән шәһәр турында мәгълүмат укый һәм юлга кузгала. Ул әле һәр шәһәрдә үзенең блокнотына, биредә булуын раслау өчен, мөһер куюларын сорый икән. Шәһәрдә мондый мөһерне район газетасы редакциясе куйды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100