news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кукмарада сөт җыючы кооперативлар оеша

Сөткә бәяләр артачак, дип ышандыра кооператив рәисләре

Кукмарада сөт җыючы кооперативлар оеша
архив/Султан Исхаков

(Кукмара, 2 ноябрь, "Татар-информ", "Хезмәт даны", Ризилә Корбанова). Сөт җыю белән бәйле мәсьәләләрне җайга салу максатыннан, Кукмара районында кооперативлар оеша башлады. "Әмирхан", "Монокорм", "Ансар" кооперативлары сөт тапшыручы шәхси ярдәмче хуҗалыклар белән килешү төзи. Бу турыда район бамасы хәбәр итә.

Ә кооператив аша тапшырылган сөт өчен республиканың Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгыннан субсидия бүлеп бирү каралган. Шуның хисабына сөтнең хакы литрына 1-1,5 сумга артыр, дип көтелә, - диде район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесенең урынбасары Илһам Ганиев.

"Көн саен иртә белән безнең биш машина шәхси хуҗалыкларга сөт җыярга чыгып китә. 400дән артык хуҗалыктан биш тонна тирәсе сөт кайта. Кыш көне исә сөтнең күләме дүрт тоннага гына кала. Авыллар күп, аралары ерак. Әйтик, бер машинага 1 тонна тирәсе сөт җыяр өчен ун авылны әйләнергә туры килә", - диде "Ансар" авыл хуҗалыгы кооперативы гамәлгә куючысы Нурсил Тәҗмиев.

"Халыкны кызыксындыру, мал санын арттыру максатыннан, кооператив оештырырга булдык. Без башка кооперативлар белән дә элемтәгә керәбез. Тәҗрибә максатыннан, кайбер хуҗалыкларга монокорм кайтарта башладык", ди ул.

Кооперативның өстенлекләре күп: мал санын арттырырга теләгән, әмма акчасы булмаган шәхси хуҗалыклар аның аша сыер яки тана сатып алырга мөмкин. Бу чыгымнарның да 50 проценты дәүләттән субсидия формасында әйләнеп кайтачак.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100