news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кукмарада сәламәтлек саклау өлкәсенең иң яхшы хезмәткәрләрен бүләкләделәр

Район Мәдәният йортында медицина хезмәткәрләренең бәйрәме булды.

(Кукмара, 18 июнь, "Татар-информ", "Хезмәт даны", Алсу Гатауллина). Кукмара районы Мәдәният йортында Медицина хезмәткәре көне уңаеннан концерт узды. Бу турыда kukmor-rt.ru сайтында хәбәр ителә.

Медицина хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән район башлыгы урынбасары Равия Каримуллина, район үзәк дәваханәсенең баш табибы Равил Халиев, поликлиника мөдире Руслан Димитриев һәм башкалар котлады.

"Бу бәйрәм медицина хезмәткәренә генә түгел, ә бөтен халык өчен дә әһәмиятле. Чөнки кеше дөньяга килүнең беренче көннәреннән үк табибларның игътибары һәм кайгыртучанлыгы белән әйләндереп алынган. Бу тормышта кешеләргә сәламәтлек, тулы канлы тормыш шатлыгы бүләк итү, авыр газапларын җиңеләйтүдән дә гуманлырак һәм әһәмиятлерәк максат була алмый", - диде район үзәк дәваханәсенең баш табибы Равил Халиев.

Тантаналы чарада сәламәтлек саклау өлкәсенең иң яхшы хезмәткәрләренә намуслы хезмәтләре өчен мактау грамоталары һәм рәхмәт хатлары тапшырылды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100