Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Кукмарада ротавирус белән авырган укучыларның 4 се хастаханәдә кала - Вафин
Министр Гадел Вафин тикшерү барышында вирус этиологиясе исбатлануын әйтте.
(Казан, 23 декабрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Кукмараның Булатов исемендәге күп профильле лицееның массакүләм төстә хастаханәгә эләккән укучыларының 4се хастаханәдә кала бирә. Бу хакта бүген журналистларга Татарстанның сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин белдерде.
Искәртеп үтик, 21 декабрь көнне ротавирус билгеләре белән башта 14 укучы, аннары 11 кеше (10 укучы, 1 олы кеше) район хастаханәсенә китерелә.
“Балаларның хәле җиңелчә авырлыкта, канәгатьләнерлек дип тә әйтергә була”, - дип, министр зыян күргән кешеләрнең кичә дә, бүген дә күпләп хастаханәдән чыгарылуын билгеләп узды. “Кичә без кирәкле тикшеренүләр үткәрдек, һәм без авыруда вирус этиологиясе булганын расладык. Тиешле дәвалау билгеләнгән, хәзер тернәкләнү процессы бара ”, - диде Гадел Вафин. Шулай да, аның әйтүенчә, ашханәнең санитария таләпләренә җавап бирү-бирмәве мәсьәләсендә Россия Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе актив эш алып бара. “Алар үз нәтиҗәләрен чыгарыр дип уйлыйм. Санитар-гигиена нормаларын үтәү, әлбәттә, мөһим. Аеруча вируслы авырулар күтәрелеше чорында. Бу вирус кабынуга нинди факторлар сәбәпче булганын алар ачыклар дип уйлыйм.
“Без үткәргән тикшерү барышында барлык балалардан да материал алып булмады”, - дип, ул кайбер балаларда авыру билгеләре бер генә тапкыр чагылыш табуын әйтте. “Материал алган балаларда вирус авыруы булуы исбатланды”, - диде Гадел Вафин.
Министр хәзер эпидемия күтәрелеше булуын, шунлыктан профилактика чараларын үтәү зарурлыгына игътибарны юнәлтте. “Кулларны юу, бүлмәләрне җилләтү мөһим. Кеше күп урыннарда битлекләр кияргә була, бер тапкыр кулланыла торган салфеткалардан файдалангач, аннары аларны шундук чүп чиләгенә ташларга кирәк. Иң мөһиме – тулы канлы туклану, микроэлементлар, витаминнар җитәрлек булырга тиеш. Һәм инде, билгеле, прививка. Чиргә каршы иммунитет көчле булсын өчен, аны күптән ясу кирәк иде”, - дип белдерде Гадел Вафин.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз