news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Кукмарада «Россия әләме — дан символы» тантаналы чарасы булды

Кукмарада «Россия әләме — дан символы» тантаналы чарасы булды
Фото: © Эльвира Иванова/«Кукмор-информ»

Кукмараның Комсомол мәйданында «Россия әләме — дан символы» дигән тантаналы чара узды. Бәйрәмгә ветераннар, яшьармиячеләр, ирекле хәрәкәт активистлары һәм шәһәр халкы җыелды. «Беренчеләр хәрәкәте» активистлары тантанага килүчеләргә Россия әләменең миниатюр күчермәсен таратты. Бу хакта «Хезмәт даны» сайтында Эльвира Иванова хәбәр итә.

Фото: © Эльвира Иванова/«Кукмор-информ»

«Бүген без илебез белән Россия Дәүләт әләме көнен билгеләп үтәбез. Россия флагының тарихы өч гасырдан артык. Ул халкыбызның бердәмлеген һәм патриотлыгын белдерә. Россия хәрби хезмәткәрләре дошманга каршы торып, алга баралар, торак пунктларны азат итеп, алар өстендә ак-зәңгәр-кызыл төстәге әләмнәрне күтәрәләр. Бүген Россия әләме ышанычлы кулларда. Җиңү безнең якта булачак!» — дип билгеләп үтте офицерлар берлеге рәисе, Кораллы көчләр ветераны Илфат Гайнанов.

Үзешчән артистларның чыгышы мәйданда тантаналы бәйрәм мохите тудырды.

news_right_1
news_right_2
news_bot