news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Кукмарада Ринат Мөхәммәтшин исемендәге стадион янына миләш һәм чыршы үсентеләре утыртылды

Кукмарада Ринат Мөхәммәтшин исемендәге стадион янына миләш һәм чыршы үсентеләре утыртылды
Эльвира Иванова

«Агач утырт» акциясе кысаларында Кукмарадагы Ринат Мөхәммәтшин исемендәге стадион артында миләш һәм чыршы үсентеләре утыртылды.

Анда район башлыгы Сергей Димитриев, күппрофильле лицей укытучылары, укучылары һәм аларның әти-әниләре катнашты. Бу хакта «Хезмәт даны» сайтында хәбәр ителә.

«Бүген кызым Алия белән агач утырттык. Бу акция экология турында кайгырту гына түгел, ә җирдә үз эзеңне калдыру өчен искиткеч мөмкинлек тә», - диде Рисалә Кашипова.

«Утыртылган агачлар берничә елдан соң халыкны үзләренең матурлыклары белән сөендерер дип өметләнәм. Агач утырту гына түгел, аны саклап тоту да мөһим», - диде район башлыгы Сергей Дмитриев.

Агач утырту буенча үткәрелгән акцияләр соңгысы түгел. Шәһәр урамнарын һәм паркларын яшелләндерү буенча массакүләм чаралар үткәрү киләчәктә дә планлаштырыла.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot