Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Кукмарада Рифә Рахман иҗатына багышланган фәнни-тикшеренү укулары җиңүчеләре билгеле
Кукмарада туып-үскән, татар әдәбиятының күренекле вәкиле - прозаик, шагыйрә, публицист, педагог Рифә Рахманның 60 яшьлек юбилее уңаеннан район үзәк китапханәсендә аның иҗатын өйрәнүгә багышланган төбәкара фәнни-тикшеренү укуларына йомгак ясалды.
Чарада шагыйрә Рифә Рахман, профессор, филология фәннәре докторы Ләйлә Минһаҗева, Татарстан Язучылар берлеге рәисе урынбасары, шагыйрь Рифат Җамал, район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Айгөл Әхмәтшина, укытучылар, укучылар һәм китапханәчеләр катнашты. Бу хакта «Хезмәт даны» хәбәр итә.
«Без Кукмараны яратабыз, бирегә шатланып кайтабыз. Сезнең якларда аеруча тырыш халык яши. Арка таянычыбыз, остазыбыз булган Фоат абый Галимуллин да сезнең яктан чыккан, затлы композитор Фасил Әхмәтов һәм башкалар. Аларда булган күркәм сыйфатларны мин Рифә Рахманда да күрәм», – дип сөйләде Ләйлә Минһаҗева.
«Ул - фәннәр кандидаты, затлы галимебез, тәнкыйтьче, шагыйрә, публицист, журналист. Ә боларның барысын бергә алып бару шәхестән искиткеч зур тырышлык һәм түземлек таләп итә. Без Рифә Рахман белән озак еллар бергә эшләдек, мин аның бу сыйфатларына һәрвакыт соклана идем. Әгәр шәхесне туган җирлеге үстерә һәм күтәрә икән, димәк ул, чыннан да, хөрмәткә лаек. Ә сез аны күтәрәсез һәм яратасыз», – диде ул.
Аннары эксперт комиссиясе катнашучыларның эшләрен бәяләде. Укучылар арасында Мәмәшир мәктәбе укучысы Рания Шәрифуллина беренче, Зур Кукмара мәктәбеннән Илүзә Кәримова икенче урынны яулады. Өлкәннәр арасында Гөлназ Нәҗипова беренче урынга лаек булды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз