news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Кукмарада Республикакүләм «Татар кызы» бәйгесенең зональ этабы узды

Кукмарада Республикакүләм «Татар кызы» бәйгесенең зональ этабы узды
Фото: https://tatar-congress.org

Кукмара Мәдәният йортында Республикакүләм «Татар кызы» бәйгесенең зональ этабы узды. Бәйге татар халкының милли мәдәниятен, гореф-гадәтләрен, халык мирасын саклау һәм популярлаштыру максатыннан ел саен үткәрелә һәм бүгенге көндә яшьләр арасында зур кызыксыну уята. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы хәбәр итә.

Чарада Кукмара районы башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Айгөл Әхмәтшина, Халыкара «Татар кызы» бәйгесе дирекциясенең башкарма директоры Алмаз Хәлиуллин, республикакүләм «Татар кызы – 2021» җиңүчесе, катнашучылар белән эшләү директоры Айгөл Котдусова һәм башка дәрәҗәле кунаклар катнашты. Алар үз чыгышларында проектның милләтебезне берләштерүдәге ролен һәм татар кызларының белемле, зирәк, уңган булуын күрсәтүдәге әһәмиятен билгеләп үтте.

Зональ этапта Биектау, Лаеш, Балтач, Саба, Теләче һәм Кукмара районнарыннан килгән кызлар көч сынашты. Катнашучылар төрле юнәлешләрдә сәләтләрен күрсәтте:

  • үзеңне тәкъдим итү;
  • иҗади бирем;
  • дефиле;
  • интеллектуаль сорауларга җавап бирү;
  • аш-су осталыгын күрсәтү;
  • милли костюм тәкъдим итү.

Жюри нәтиҗәләре буенча ярымфиналга өч кыз узды:

  • Ризәлә Сибгатова (Лаеш районы),
  • Сиринә Закирова (Балтач районы),
  • Таңсылу Рәхимова (Кукмара районы).

Кызлар тамашачылар һәм жюри күңелендә тирән тәэсир калдырды, үз төбәгенең лаеклы вәкиле булуын күрсәтте, диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot