news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Кукмарада республика педагогларының киңәшмәсе дәвам итә

Бүген секция утырышында инклюзив белем бирүнең психологик-педагогик алшартлары турында фикер алыштылар.

(Казан, 29 июнь, "Татар-информ"). Татарстан Республикасы педагогларының киңәшмәсе дәвам итә. Бүген Кукмарада киңәшмәнең  инклюзив белем бирүгә багышланган секция утырышы булды. Анда инклюзив белем бирүнең психологик-педагогик алшартлары турында фикер алыштылар. Бу хакта Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә. 

Пленар утырышны Татарстан мәгариф министрының беренче урынбасары Илсур Һадиуллин алып барды. Секция эшендә белгечләр, район мәгариф идарәсенең сәламәтлеге чикле балалар белән эшләүгә җитәкчелек итүче методистлары, шул төрдәге мәгариф оешмалары җитәкчеләре катнашты. Программа буенча, катнашучылар мастер-класслар карады, районның кайбер мәгариф оешмалары белән танышты. Дискуссия мәйданчыгы да оештырылган иде.

news_right_1
news_right_2
news_bot