news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кукмарада республика һәм Россия казанышлары турында сөйләделәр

Кукмарада республика һәм Россия казанышлары турында сөйләделәр
Фото: http://kukmor-rt.ru/

Республикада «Татарстан — казанышлар республикасы» дигән автобус туры старт алды. Шушы көннәрдә эстафетаны Кукмара районы кабул итте. Район Мәдәният йортында спикерлар һәм район активы вәкилләре катнашында панель дискуссия узды. Бу хакта «Хезмәт даны» хәбәр итә.

Фото: http://kukmor-rt.ru/

Автобус турының икенче көнендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советының татар һәм рус телләрендәге закон текстларының тәңгәллеген билгеләү буенча комиссиясе рәисе Римма Ратникова, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары — авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җаббаров, Россия Герое Рәсим Баксиков, район башлыгы Сергей Димитриев катнашты.

Район Мәдәният йорты фойесында халык игътибарына Татарстан казанышларына багышланган күргәзмә тәкъдим ителде.

Римма Ратникова илкүләм проектларның эшләве турында сөйләде. «Илкүләм проектлар ул — илне үзгәртү программалары. Проектларның үз исеме, тармагы булуга карамастан, аларны аерып карау катлаулы, чөнки һәрберсе үзара бәйләнгән. Программаларга бәяне республика халкы бирә. Республика үсеш алганга гына аның әлеге проектларга ярдәм итү өчен финанс мөмкинлекләре бар, бездә уңышлы гына эш алып барыла», — дип билгеләп узды ул.

Фото: Фото: http://kukmor-rt.ru/

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100