news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Кукмарада район Советының чираттагы сессиясе булды

Көн тәртибендә берничә мөһим проект каралды

 (Казан, 11 ноябрь, “Татар-информ”). Кукмара район Советының утырышлар залында икенче чакырылыш район Советының 13нче сессиясе узды. Сессиядә Кукмара районы муниципаль берәмлеге Уставына үзгәрешләр кертү проекты, район Советының 26.02.2010 елгы 7 санлы карары белән расланган райондагы бюджет процессы турындагы Кагыйдәнамәгә үзгәрешләр кертү проекты, район Советының 28.01.2013 елгы 02 санлы карары белән расланган Кукмара районындагы муниципаль хезмәт турындагы Кагыйдәнамәгә үзгәрешләр кертү проекты, районның муниципаль юл фондын булдыру турындагы мәсьәләләр каралды.
Көн тәртибе буенча район Советының юридик бүлек җитәкчесе Ирина Ходова, финанс-бюджет палатасы рәисе Илнур Сәмигуллиннар чыгыш ясады. Шулай ук район прокуроры Миннемулла Нәҗиповның фикере тыңланды. Йомгаклау чыгышы белән район башлыгы Рауил Рәхмәтуллин чыкты.
Сессияне район башлыгы урынбасары Равия Каримуллина алып барды, дип хәбәр итә “Хезмәт даны” газетасы.

news_right_1
news_right_2
news_bot