Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Кукмарада район мәшгульлек үзәгендә эшсезләр өчен дәресләр үткәрелде
Дәресләрдә катнашучылар үзләрен гамәли биремнәр һәм тестлар аша сынадылар.
(Кукмара, 14 июнь, "Татар-информ", "Хезмәт даны"). Кукмара район мәшгульлек үзәгендә "Мастерпрофи" оешмасы психологлары белән берлектә югары һәм урта һөнәри белемле эшсезләр өчен социаль җайлашу һәм психологик ярдәм буенча дәресләр үткәрелде, дип хәбәр итә kukmor-rt.ru сайты.
Дәреснең төп темасы – эш бирүче белән әңгәмә иде. Бу күпкырлы тема һәр яктан өйрәнелде: эш бирүчегә шалтыратуның максаты, телефоннан шалтыратуның өстенлекләре һәм кимчелекләре, эш бирүченең шәхсән үзе белән сөйләшүгә әзерләнү һәм әңгәмә вакытында үзеңне тоту кагыйдәләре, ул бирергә мөмкин булган сорауларга җавап кайтарырга яки үзең сорау бирергә әзер булу һәм башкалар. Яңа эшкә ияләнү мәсьәләсе дә кузгатылды. Дәресләрдә катнашучылар үзләрен гамәли биремнәр һәм тестлар аша сынадылар, мөстәкыйль рәвештә эш эзләү, резюме төзү, үзләрен тәкъдим итү күнекмәләре алдылар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз