Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Кукмарада район башлыгының Чыршы бәйрәме уздырылды
Бәйрәмдә йөздән артык укучы катнашты.
(Кукмара, 24 декабрь, “Татар-информ”, “Хезмәт даны”). Татарстанның Кукмара районы үзәге Мәдәният йортында район башлыгының Чыршы бәйрәме булды. Бу чарага район мәктәпләрендә белем алучы укучыларның иң алдынгылары – фән олимпиадаларында, халыкара, бөтенроссия, республика конкурсларында, спорт ярышларында җиңүчеләр, сәнгать мәктәбендә укучылар, шулай ук инвалид һәм тәрбиягә алынган ятим балалар чакырылган иде. Муниципалитет башлыгы Сергей Димитриев балаларны якынлашып килгән Яңа ел бәйрәме белән котлады, диелә районның “Хезмәт даны” газетасы хәбәрендә.
“Төрле ярышларда, конкурсларда район данын яклыйсыз, җиңүләрегез белән аның үсешенә зур өлеш кертәсез, - диде район башлыгы. - Тырышлыгыгыз, җиңүләргә омтылышыгыз, уңышларыгыз өчен рәхмәт сезгә! Ирешелгәннәрдә генә тукталып калмассыз дип ышанам”.
Җыеп кына әйткәндә, бәйрәмдә 100дән артык укучы катнашты. Алар сәнгать мәктәбендә укучылар көче белән оештырылган концерт, театральләштерелгән тамаша карады.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз