news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кукмарада район башлыгының Чыршы бәйрәме узды

Анда барлыгы 100дән артык укучы катнашты

(Кукмара, 28 декабрь, "Татар-информ", "Хезмәт даны"). Иҗат академиясендә район башлыгының традицион Яңа ел чыршысы бәйрәме узды. Бәйрәмнең кунаклары – уку алдынгылары, спортта һәм иҗатта югары нәтиҗәләр күрсәткән, район, республика, бөтенрусия бәйгеләрендә, олимпиадаларында җиңү яулаган, шулай ук физик мөмкинлекләре чикләнгән, тәрбиягә алынган балалар – барлыгы 100дән артык укучы иде, дип яза kukmor-rt.ru сайты.

Район башлыгы Сергей Димитриев аларга уңышлары өчен рәхмәт белдерде һәм якынлашып килүче Яңа ел бәйрәме белән котлады. Ул бирегә буш кул белән килмәгән иде: балалар сәнгать мәктәбенә 22 урынга исәпләнгән автобус ачкычын бүләк итте.

Укучыларга балалар сәнгать мәктәбендә шөгыльләнүчеләр көче белән әзерләнгән сәхнәләштерелгән тамаша күрсәтелде. Аннары аларны Кыш бабай һәм Кар кызы белән чыршы тирәли әйлән-бәйлән уйнарга чакырдылар. Бәйрәм азагында һәр катнашучы Кыш бабайдан татлы бүләк алды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100