Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Кукмарада рәсми төстә Укытучылар һәм остазлар елы ачылды
Кукмарада рәсми төстә Укытучылар һәм остазлар елы ачылды. Бәйрәм тантанасына мәктәп җитәкчеләре, мөгаллимнәр, мәктәпкәчә белем бирү хезмәткәрләре, мәгариф ветераннары, гаилә династияләре чакырылган иде
Чарада катнашучыларны һәм кунакларны район башлыгы Сергей Димитриев, ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары, мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты җитәкчесе Рәмис Мөҗипов, район мәгариф идарәсе җитәкчесе Илфат Әхмәдулллин сәламләде. Бу хакта «Хезмәт даны» хәбәр итә.
«Кукмарада тырыш, булдыклы халык яши. Укытучылар һәм остазлар елына да матур күрсәткечләр белән киләбез. Бүгенге көн уңышларда мәгариф хезмәткәрләренең дә өлеше бик зур. Укытучыларны элек-электән иң җаваплы, авыр хезмәт ияләре дип йөрткәннәр. Бу, чыннан да, шулай. Чөнки мөгаллимнән башка илебезнең киләчәге юк. Сез балаларга төпле белем, тиешле тәрбия бирәсез, рухи, патриотик яктан да үстерәсез. Район алга барсын, киләчәктә тагын да зуррак күрсәткечләргә ирешсен өчен сез белем-тәрбия биргән укучыларның, белгечләр булып, туган якка кайтып хезмәт куюы да мөһим. Бу юнәлештә алга таба да тырышлык куярга чакырам», – диде район башлыгы.
Тантана тәбрикләүләр, җыр-биюләр белән үрелеп барды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз