news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кукмарада район башлыгының Чыршы бәйрәме булды

Кукмарада район башлыгының Чыршы бәйрәме булды
Фото: Ризилә Корбанова/ «Кукмор-информ»

Кукмара Мәдәният йортында балалар өчен район башлыгының Чыршы бәйрәме үткәрелде. Бу хаакта «Хезмәт даны» сайтында Ризилә Корбанова яза.

Быел анда уку алдынгылары, спорт, мәдәният һәм башка өлкәләрдә уңышларга ирешкән укучылар, махсус хәрби операциядә катнашучыларның, хәрби хәрәкәт ветераннарының балалары чакырылган иде. Район мәгариф идарәсе җитәкчесе Илфат Әхмәдуллинның сүзләре буенча чарада 3 яшьтән алып 17 яшькә кадәрле 400 бала катнашты.

Балаларны район башлыгы Сергей Димитриев котлады һәм үзенең изге теләкләрен ирештерде.

«Без районда сыйфатлы белем һәм тәрбия алу өчен бөтен шартларны да тудырырга һәм балалар киләчәктә үз юлларын таба, югары уку йортлары, техникумнарга керә алсыннар, илебезгә кирәкле, файдалы кешеләр булып үссеннәр өчен тырышабыз. Шулай ук әти-әниләргә, педагог, укытучыларга да бик зур рәхмәт. Ике арада аңлашу булмаса, эшнең нәтиҗәсе дә күренмәс иде. Без бердәм булуыбыз белән горурланабыз. Сез төрле ярышларда, конкурсларда район данын яклыйсыз. Барыгызны да якынлашып килүче Яңа ел бәйрәме белән котлыйм. Саулык-сәламәтлек, бәхет-шатлык, гаиләләрегезгә иминлек телим», — диде Сергей Дмитриев.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100