news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кукмарада район башлыгы кубогына футбол ярышы уза

Кукмарада район башлыгы кубогына футбол ярышы уза
Ризилә Корбанова

Бүген Кукмараның Ринат Мөхәммәтшин исемендәге стадионында район башлыгы Кубогына футбол ярышы уза. Анда Кукмара, Саба, Теләче, Нократ Аланы, Казаннан килгән уналты команда катнаша. Бу хакта «Хезмәт даны» хәбәр итә.

Уенчыларны район Башкарма комитеты җитәкчесе Азат Гарифуллин сәламләп, уңышлар теләде.

Район яшьләр эшләре һәм спорт идарәсе җитәкчесе Илсур Кәшәповның сүзләренә караганда, бу уен быел дүртенче тапкыр үткәрелә. Өч ел рәттән анда Нократ Аланыннан килгән команда өстенлекне бирмәгән һәм күчмә кубок аларда калган.

Җанатар Ильмир Гыйләҗиев уен карарга Сабадан килгән. Аның улы Саба командасында уйный икән. Ә үзе ул гомер буе медицина өлкәсендә эшләгән, яшь чакта футбол белән дә мавыккан.

«Кукмарага моннан дүрт ел элек «Яшьлек» командасы белән Ринат Мөхәммәтшин истәлегенә үткәрелә торган турнирга килгән идек. Анда беренче урын алдык. Шуннан соң биредә бик еш булабыз. Быел да әлеге турнирда икенче урынны яуладык. Кукмарада спортка бик зур игътибар бирелә, төрле турнирлар да еш оештырыла. Уенны күзәтүе бик кызык», — дип сөйләде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100